news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Башкарма комитеты башлыгы урынбасарына карата җинаять эше кузгатылды

Хәзерге вакытта Иван Кузнецовка карата чик кую чаралары билгеләү хәл ителә.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецовка карата "Хезмәттәге затның зур күләмдә ришвәт алу омтылышы" маддәсе буена җинаять эше кузгатылды, - дип хәбәр итте "Татар-информга" Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты Идарәсе җитәкчесе урын басары Эльвира Газизова. 

Хәзерге вакытта Иван Кузнецовка карата чик кую чараларын билгеләү мәсьәләсе хәл ителә. "Татар-информ"ның хокук саклау органнарындагы чыганагы мәгълүматлары буенча, Иван Кузнецовны Федераль куркынычсызлык хезмәте кулга алган.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифасында Иван Кузнецов 2013 елның октябреннән эшли. 2008-2010 елларда - ярдәмче, ә 2010-2013 елларда "Казан шәһәре" муниципаль оешмасы башлыгы киңәшчесе булып тора. 

news_right_1
news_right_2
news_bot