Бөтенроссия экспедициясе үзенчәлекле фотоэкспозиция тәкъдим итәчәк

Аның белән 17-20 июнь көннәрендә «Казан автосалоны» күргәзмәсендә танышырга мөмкин

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Ул «LLumar. Сез һәм сезнең байлыгыгыз сагында» дип атала һәм 17-20 июнь көннәрендә «Казан автосалоны» күргәзмәсендә (Оренбург тракты, 8)  аны «ЛюМаР: Люди. Машины. Риски» Бөтенроссия экспедициясе тәкъдим итәчәк.
Экспедициянең максаты: Россия киңлекләрендә машина йөртүчеләрне куркыткан һәм алар өчен хәтәр саналган сәбәпләр турында мәгълүмат туплау белән беррәттән, юлда пассажирлар өчен дә, машинадагы әйберләр һәм, ниһаять, машинаның үзе өчен дә хәвефсезлекне тәэмин итү мөмкинлеген исбат итү. «Fleishman-Hillard Vanguard» агентлыгының «Татар-информ»га биргән мәгълүматларына караганда, экспедиция составындагы махсус әзерлекле белгечләр машина йөртүчеләргә юл йөргәндәге курку хисеннән арынырга да ярдәм итәчәкләр.