ТР Төзелеш, арихитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының коллегия утырышы узды

ТР Төзелеш, арихитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының коллегия утырышы узды

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казанның “Милли-мәдәни үзәгендә ТР Төзелеш, арихитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, 2007 елда торак төзелеше программасы үтәлешенә, Татарстанның техник инвентаризация органнары эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм киләчәк бурычларына багышланган коллегия утырышы узды.

Утырыш эшендә республиканың министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре, республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

“Россия гражданнарына – уңайлы һәм һәркем ала алырлык торак” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, торак төзелеше буенча агымдагы елга фаразланган 2 миллион 30 мең квадрат метр күләмендәге план-биремне үтәү буенча чаралар турында министр Марат Хөснуллин хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, 2007 елның биш ае эчендә барлык милек формалары оешмалары һәм халык тарафыннан гомуми мәйданы 678,5 мең квадрат метрдан гыйбарәт булган торак йортлар гамәлгә кертелгән, бу республика еллык биременең 33,4 процентын тәшкил итә. Барлыгы 275,7 мең квадрат метр мәйданда күпфатирлы торак һәм 402,8 мең квадрат метр мәйданда шәхси торак йортлар файдалануга тапшырылган. “Гыйнвар-апрель айларында бер айга уртача 134 мең квадрат метр мәйданда торак гамәлгә ашырылганын исәпкә алганда, үсеш тизлегенең кечкенә булуына инанабыз. “Алдагы айларда еллык биремне үтәү өчен аена ким дигәндә 194 квадрат метр мәйдандагы торакны гамәлгә кертү шарт”, - ди Марат Хөснуллин.

“Авылларда яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү” бүлекчәсе буенча торак кертү күрсәкечләре быел бигрәк тә түбән – нибары 250 мең квадрат метр тәшкил итә. Бүгенге көндә министрлык, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына авыл җирендә торак төзелеше буенча вәкаләтләрне күчерсә, азкатлы торакны гамәлгә кертү буенча эш алга китәр иде дип саныйм”, - дип белдерде Марат Хөснуллин. Төзелеш эшләренең тыгыз срокларын исәпкә алганда, министрлык муниципаль берәмлек җитәкчеләренең игътибарын 2007 елның 1 июленә кадәр килешүләр төзү процессына нокта кую зарурлыгына юнәлтә.

Шунысы сөендерә: соңгы ике ай эчендә әзерлекнең югары дәрәҗәсенә ия йортлар күләме 60 мең квадрат метрга артты. Техник инвентаризация бюросы унитар предприятиесе мәгълүматларына караганда, ул 1191 мең квадрат метрдан гыйбарәт, аларның күпкатлылары – 548 мең, шәхси йортлар – 643 мең квадрат метр.

Бүгенге көндә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча федераль агентлыкның конкурс сайлавы баскычын республиканың 14 эре инвестиция проекты узган. Хәзерге вакытта федераль үзәк тарафыннан сайлап алу нәтиҗәләре буенча килешү төзегән проектларны финанслау ачылган. Тагын бер конкурс сайлавы – ул да булса, автомобиль юллары төзелешенә субсидияләр тәкъдим итүгә бәйле. 2007 елның 1 июнендә Россия агентлыгына юллар төзелеше һәм аларны төзекләндерү буенча - 8 һәм торак төзелеше буенча – 7 проект гаризасы тапшырылган. Болар, Яр Чаллының “Яшьлек” торак комплексы, Түбән Кама шәһәре торак комплексы, Алабуганың “Танайка” микрорайоны, Казанның “Седьмое небо” торак комплексы һәм башкалар.

Коллегия утырышы ахырында тармакның алдынгы хезмәткәрләре бүләкләнде.