Татарстанга күпләп наркотик матдәләр кертүчеләр кулга алынган

Татарстанга күпләп наркотик матдәләр кертүчеләр кулга алынган

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). ТР Эчке эшләр министрлыгының законсыз әйләнештәге наркотик матдәләргә каршы көрәш идарәсе һәм Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсе тарафыннан, республикага Кыргызстаннан наркотиклар кертү белән шөгыльләнүче төркем тоткарланды. Операция барышында 14 килограммга якын героин кулга төшерелгән, дип белдерә ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлеге төркемне эзәрлекәү операциясе быелның гыйнвар аеннан, Яр Чаллының законсыз әйләнештәге наркотик матдәләргә каршы көрәш идарәсенә, оешкан төстәге бер төркемнең Кыргызстаннан наркотик матдәләр алып керүе турындагы хәбәр килеп ирешкәннән соң ук башланган иде.

Шәһәрнең наркотикларга каршы көрәш группасы тарафыннан берничә чара да уздырылды һәм, нәтиҗәдә, героин таратып йөрүчеләр кулга төшерелгән иде. Кулга алынучылар наркотикларны мондагы бер кешедән алуларын әйткән. Шул рәвешле, наркотик матдәләрне күпләп сатучы кулга алына, ә тентү вакытында аңардан 400 граммга якын героин табыла. Әлеге кеше Кырыгызстанның Ош шәһәреннән күпләп наркотиклар сатып алучы һәм аны Чаллыда таратучы булып чыга.

4 нче оператив-розыск башлыгы Валерий Красильников белдерүенчә, әлеге төркем әгъзаларының башкаларын кулга алу эше дә оештырылган. Ярдәмгә Кыргызстан, Чиләбе һәм Башкортстанның куркынычсызлык хезмәте вәкилләре дә тартылган.

28 май көнне Мәскәү-Чиләбе трассасында ике Кыргызстан кешесе тоткарлана. Алардан 3,5 килограмм героин табыла. Микроавтобусны тикшергән вакытта исә тагын 10,5 килограмм наркотик матдә кулга төшерелә.

Татарстан хокук сакчылары әлеге наркотикларның бер өлеше безнең республикада, калганы — Россия төбәкләрендә таратылырга тиеш булган дип исәпли. Моннан тыш, наркотикларның Әфганстан героины булуы һәм аның Таҗикстан аша Кыргызстанга кертелүе, аннары Россиядә таралуы турында да белдерә 4 нче оператив-розыск бүлеге.

Кулга алынучылар 7 кеше. Аларның бишесе — Татарстан гражданнары, икесе — Ош шәһәреннән.