Түбән Кама районында “Уылдык” операциясе барышында браконьерлардан 200 килограмм балык алынган

Түбән Кама районында “Уылдык” операциясе барышында браконьерлардан 200 килограмм балык алынган

(Түбән Кама, 7 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Каманың экология милициясе хезмәткәрләре “Уылдык” операциясенә йомгак ясады. 25 апрельдән 5 июньгә кадәр үткәрелгән рейдлар барышында Түбән Кама муниципаль районындагы сулыкларда браконьерлардан 200 килограмм балык, шулай ук 11 чакрым озынлыктагы ятьмәләр алынган.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә экология милициясе башлыгы Эльбрус Кашафетдинов тәкъдим иткән мәгълүматларга караганда, “Уылдык” операциясе барышында 86 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Барлыгы 36 браконьерны административ җәза көтә. Экологлар тарафыннан махсус саклана торган зона территориясендә – Зәй елгасы акваториясендә законсыз төстә балык тоту белән шөгыльләнүчеләргә зур суммада акча түләргә туры киләчәк. Биредә штраф санкцияләренең күләме, ким дигәндә, өч мәртәбә арта.