Казанның 150 мөгаллиме интерактив такталар белән эшләргә өйрәтү семинарларында катнаша

Казанның 150 мөгаллиме интерактив такталар белән эшләргә өйрәтү семинарларында катнаша

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Артур Хәлилуллов). Казанның шәһәр мәгълүмат-диагностика үзәгендә башкалабыз мәктәпләрендә «Panaboard» интерактив такталары белән эшләүдә мәгълүматлаштыруны тәэмин итүдә җаваплы белгечләр һәм 150 мөгаллим өчен укыту семинарлары дәвам итә.

Кичә үз эшен башлап җибәргән семинарлар программасында дәресләрдә әлеге җиһазлар белән эшләүнең методик алымнары, интерактив тактаның программа белән тәэмин ителешен көйләү үзенчәлекләре һәм «Panaboard» җиһазын сыйныфта урнаштыру ысулларына бәйле мәсьәләләре карала. Дәресләрне әлеге җиһазны җитештерүче фирма вәкилләре үткәрә.

Шунысын да искәртик, “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкалабыз мәктәпләре өчен 29 миллион сумга комплектында ноутбук һәм мультимедиа проекторы булган антивандаль өслекле «Panaboard» маркалы 156 интерактив такта сатып алынды.

Казанда барлыгы 174 мәктәп эшли. Кичә шәһәр мәгълүмат-диагностика үзәге директоры Мөдәррис Каюмов билгеләп үткәнчә, калган 18 мәктәп әлеге җиһаз белән якын көннәрдә тәэмин ителәчәк. “Интерактив такталар ярдәмендә инде бүген үк инглиз теле, биология, физика һәм химия дәресләре үткәрелә, - дип хәбәр итте ул. – Бу җиһаздан файдаланучылар белем бирү проблемаларын хәл итү өчен кирәкле алымнар булдырган һәм алар әлеге эшкә иҗади якын килә. Интерактив укыту белем бирүнең сыйфатын тагын да арттырырга мөмкинлек бирә”.

Семинарда катнашучылар интерактив такталардан файдалану турында тиешле мәгълүмат алып кына калмыйча, махсус программалар белән дә тәкъдим ителәчәк.