Казан мәктәпләрендә укучы балаларның 74 проценты узган уку елында кайнар ризык белән тәэмин ителгән

Казан мәктәпләрендә укучы балаларның 74 проценты узган уку елында кайнар ризык белән тәэмин ителгән

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Билгеле булганча, узган уку елыннан Казан мәктәпләрендә укучыларны төшке аш белән тәэмин итүнең махсус системасы гамәлгә ашырыла башлады. Эксперимент буларак ул башкаланың 30 мәктәбендә кулланылды.

«Ланч-Бокс» азык әзерләү һәм Идел буе районының мәктәп туклануы блокларында оештырылган база ашханәләре экспериментта катнашучы мәктәпләрне кайнар азык белән тәэмин итте. База ашханәләрендә әзерләнгән төрле боткалар, ит, камыр ризыклары суытылган хәлдә махсус савытларда мәктәпләргә озатылып, мәктәп ашханәләрендә тиешле температурага кадәр җылытылып балаларга бирелде. Яңа уку елында бу экспериментка тагын 40 мәктәп өстәләчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» сайтында узган «Город – онлайн» тапшыруында Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчесе Марат Каһарманов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, уку елы башланыр алдыннан аларның ашханәләре санитария - гигиена таләпләренә җавап бирерлек итеп төзекләндерелеп, яңача җиһазландырылырга тиеш. Департамент бүген шул эш белән шөгыльләнә. Казандагы 176 мәктәп ашханәсенең барысын да бу системага күчерү үзмаксат түгел. Модернизация моңа кадәр балаларны тукландыру проблемалы булган мәктәпләргә кагыла. Ә уңышлы гына эшләп килүче 57 мәктәп ашханәсе азыкны традицион технология буенча әзерләвен дәвам итәчәк. Иң мөһиме: туклануны барлык мәктәпләр өчен дә бердәм меню буенча оештыру. Марат Каһарманов хәбәр итүенчә, меню Роспотребнадзор тарафыннан расланып, диетологлар белән килештерелгән.

Марат Каһарманов мәктәптә туклануны оештыру буенча тәҗрибәнең беренче елын уңышлы дип бәяләде. Ул Казан укучыларының яртысыннан артыгын кайнар төшке аш белән тукландыру мөмкинлеген биргән. Мондый туклыклы төшке ашның бәясе 16 сум. Шуның бер өлешен ата-аналар түли, калган өлешен (3 сум 50 тиен) шәһәр бюджеты каплый. Аз керемле гаилә балалары өчен туклану бушлай. Ул муниципаль бюджет исәбеннән финанслана. Быел бу максатларга 136 млн. сум акча каралган.

Кайнар азык белән тәэмин итү системасы икътисади нәтиҗәлелек ягыннан да файдалы, ди департамент башлыгы. Аның сүзләренә караганда, китерелгән әзер азыкны гына бүлеп тору өчен бу мәктәп ашханәләрендә югары категорияле пешекчеләрне тоту ихтыяҗы юк. Аларны үз ашханәләрендә азык әзерләнгән мәктәпләргә күчерү файдалы булачак. Мондый оптимальләштерү пешекчеләрнең хезмәт хакын арттыру мөмкинлеген бирә. Казан шәһәре мэры карары белән, киләсе уку елыннан аларның хезмәт хаклары 2300 сумга артачак.

«Башкалада мәктәп туклануының актуаль проблемаларына багышлап уздырылган Бөтенроссия конференциясендә Казан мэры Илсур Метшин: «Балалар киемнәре буенча да, өлгерешләре буенча да аерылырга мөмкин, әмма алар бердәй шартларда яхшы итеп тукландырылырга тиеш», – дигән иде. Бүген кайнар азык, витаминлы сөт, чиста су проектлары шуның ачык чагылышы», – ди Марат Каһарманов. Чиста су димәктән, узган уку елында «Мәктәп туклануы» проекты кысаларында барлык мәктәпләргә фильтр аша чистартылган чиста су фонтаннары урнаштырылды. Моннан тыш, мәктәп буфетларында составында буягычлар һәм консервантлар булган сулар, чипсылар, төрле маркадагы тәм-том сату тыелды. Алар урынына хәзер, Роспотребнадзор белән килештерелеп, сөт ризыклары, минераль сулар, җиләк-җимеш соклары тәкъдим ителә. Бу таләпләрнең үтәлешен башкаланың Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты контрольдә тота.