Ике көн дәвамында «Идея» технопаркында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне хәзерге җәмгыятькә интеграцияләү темасына семинар эшләячәк

Ике көн дәвамында «Идея» технопаркында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне хәзерге җәмгыятькә интеграцияләү темасына семинар эшләячәк

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Чулпан Нәбиуллина). Агымдагы елның 8 һәм 9 июнендә «Идея» технопаркында «Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне хәзерге җәмгыятькә интеграцияләүдә «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы оешмасы»ның роле һәм урыны» дигән темага проблемалы киңәшмә узачак. Ул Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы оешмасы җитәкчесе Рифат Ганибаев инициативасы белән оештырыла.

Соңгы елларда Россиядә, аерым алганда Татарстанда да инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең саны арта. Федераль статистика Дәүләт Хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе тәкъдим иткән саннарга караганда, Татарстанда 2006 елда 293358 инвалид исәпләнгән. Шуларның 89591е Казанда яши. Белгечләр фикеренчә, инвалидлар арасында психоневрология, эчке сулыш органнары, терәк—хәрәкәт, күз авырулары өстенлек итә.

Киңәшмәдә ике көн дәвамында Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы оешмасы эшчәнлегенә төпле анализ үткәреләчәк. Аны әлеге оешма хезмәткәрләре һәм аның районнардагы структура белгечләре ясаячак. Шунда ук, әлеге иҗтимагый оешманың эшчәнлеген тагын да нәтиҗәле итү планы төзеләчәк.