Элекке СССР мәктәпләрен тәмамлаучылар КДУдан Россия үрнәгендәге аттестатлар алачак

Элекке СССР мәктәпләрен тәмамлаучылар КДУдан Россия үрнәгендәге аттестатлар алачак

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Артур Хәлилуллов). Казан дәүләт университетының укыту-методика үзәге БДБ илләрендә мәктәпне тәмамлаучыларны – КДУ абитуриентларын бердәм дәүләт имтиханына дистанцион әзерләүне тәмамлады. Татарстанда мондый тәҗрибә тәүге мәртәбә уздырылды – укыту БДБ илләрендәге ватандашларга ярдәм буенча Республика программасы кысаларында эксперимент сыйфатында уздырылды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына КДУның матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.

Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан һәм Әзербайҗаннан 40тан артык укучы сайлап алып 7 фән буенча 2007 елның мартыннан әзерләнде. Казан дәүләт университетының укыту-методика үзәге директоры Сергей Ионенко сүзләренә караганда, Россиянең мәгариф стандартлары БДБ илләренекеннән аерыла. РФ территориясендә БДИ керткәч, бу аеруча сизелә. “Кыргызстан укучысы Россия абитуриенты белән уңышлы көндәшлек итә алсын өчен, аңа махсус әзерлек кирәк. Бу максаттан 2006 елның декабрендә Татарстанның вуз Ректорлары советы КДУ каршында элекке СССР республикаларыннан ватандашларыбызны БДИга әзерләү буенча үзәк төзергә карар кылды. Шул рәвешчә, яңа белем бирү структурасы ачылды”, - дип белдерде ул.

Оештыручылар сүзләренә караганда, дистанцион укыту өчен абитуриентларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы элекке СССР илләрендә Татарстан һәм милли-мәдәни оешмалар вәкилләре белән бергә сайлап ала. Шул рәвешчә, талантлы яшьләр Россиянең иң яхшы вузларының берсендә уку бәхетенә ирешә.

ТР вузларында БДБ илләре укучыларын кабул итү һәм укыту эшенең нәтиҗәлелеген һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының актив позициясен исәпкә алып, РФ Федераль мәгариф агентлыгы 2007 елда Татарстан вузларына – өстәмә 70 бюджет урыны, КДУга 20сен бүлеп биргән.

Киләчәктә КДУ базасында дистанцион укуга Молдовия, Украина һәм башка ил вәкилләре кушылырга теләк белдергән. “Интернет мөмкинлекләре географик камалышны арттырырга ярдәм итә. Үзәкнең булачак планнарында белем бирү программасын тирәнәйтү. Без татар теле буенча әзерлек курсын кертергә ниятлибез. Ахыргы максат итеп без БДБ илләре мәктәпләрен тәмамлаучылар КДУдан Россия үрнәгендәге аттестатлар бирүне куябыз”, - дип белдерде Сергей Ионенко.

Казан дәүләт университетының укыту-методика үзәгендә шулай ук Россия төбәкләре һәм Татарстан районнары укучыларын да БДИга интернет аша әзерләячәк.