Бүген “Татар-информ” МА сайтында “Точки над i” программасының интернет-версиясе күрсәтелә

Бүген “Татар-информ” МА сайтында “Точки над i” программасының интернет-версиясе күрсәтелә

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Бүген 15.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында “Точки над i” мәгълүмати-аналитик программасының чираттагы чыгарылышы интернет-версиясен карарга мөмкин.

1 июньдә Россиядә Балаларның яклау көне билгеләп үтелде. Россиянең өлкән яшьтәге гражданнары әлеге көн балаларның, беренче чиратта яклауга аеруча мохтаҗларның хәтерендә озак саклансын өчен бөтен тырышлыгын куйды. Төрле уеннар, аттракционнар, күңелле тамашалар оештырылды, балалар тәм-томнардан авыз итте. Ә бу мөмкинлектән физик яктан мәхрүм сабыйларга нишләргә соң? “Бердәм Россия” партиясе физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга коляскалар бүләк итте һәм шул рәвешле алар өчен әйләнә-тирә дөньяны сизелерлек киңәйтеп җибәрде.

Шулай да үз әти-әниләре баш тарткан балалар аеруча мохтаҗлар рәтендә кала бирә. Әлбәттә, аналарның үз сабыйларыннан колак кагуының сәбәпләре төрле булырга мөмкин. “Татар-информ” журналистлары кунакка килгән малайлар һәм кызларның хәле исә икеләтә мөшкел – алар ВИЧ-инфекцияле аналардан туган, шуның өстенә әниләре үзләренең сабыйларыннан баш тарткан. Биредә төп сәбәп аларның авыру булуында түгел – бары тик берничә сабыйга гына куркыныч диагноз куелган.

Аналарга үз балалары нинди генә яшьтә булуга, хәтта үсеп җитеп хәрби кием киюләренә дә карамастан, һәрвакыт яклауга мохтаҗ кебек тоела. Шунлыктан, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әти-әниләргә төньяк чикләрдә илебезнең тынычлыгын саклаучы улларының хәлен белү мөмкинлеген тудырды. Алар ике дә уйлап тормыйча ерак юлга кузгалды. Татарстанның иң яхшы, аеруча әзерлекле егетләре Россия флоты корабларында хезмәт итәргә китә. Нәтиҗәдә командирлар катлаулы заманча техниканы үзләштерергә сәләтле белгечләргә ия була. Узган атнада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендәге делегация тагын бер мәртәбә салкын кыш хөкем сөргән төбәктә булып кайтты.