Бүген Казанда сезонлы буш эш урыннары ярминкәсе үтә

Бүген Казанда сезонлы буш эш урыннары ярминкәсе үтә

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген башкаланың Химиклар мәдәният сараенда сезонлы эш урыннары ярминкәсе ачылды. Мәктәпләрдә һәм һөнәри белем бирү йортларында уку елы тәмамланган чорда укучылар һәм студентлар өчен мондый вакансияләр ярминкәсе оештыруны Казан шәһәре мәшгульлек хезмәте традициягә әйләндерде. Соңгы 3 елда бу чараны оештыруга Студентлар хезмәт отрядлары республика үзәге дә кушыла.

Яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итү максатыннан оештырылган ярминкәгә Казан шәһәре мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торучы гражданнар, вакытлыча эшләп алу теләге булган пенсионерлар да чакырылган. Химиклар мәдәният сараеның ишегалдында да, холлында да алар өчен башкала предприятиеләренә таләп ителгән белгечлекләр, һөнәрләр турында мәгълүматлар бирелә. Бүген барлыгы 7028 буш эш урыны тәкъдим ителгән иде (шуларның 2 меңнән артыгы сезонлы эшләр). Моннан тыш, вакансияләрнең компьютердагы мәгълүматлар базасы белән дә танышырга мөмкин. Предприятие-оешмалар тәкъдим иткән урыннарның 77 процентына эшче куллар кирәк, 23 проценты –белегечләр өчен. Студентлар хезмәт отрядлары республика үзәге – 816 урын тәкъдим итә.

Бу юлы ярминкәдә сезонлы эш урыннарын тәкъдим итүче предприятиеләрнең саны 30 дан артык. Аларның күбесе традицион катнашучылар. «Метроэлектротранс» МУП, «Горводзеленхоз», «Озеленитель» предприятиеләре, Казан зооботаника бакчасы, Казан ипподромы, шул рәвешле, җәйге каникуллар чорында яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итүдә булыша.

Мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру шартлары белән таныштыру өчен махсус консультация өстәле эшли. Бүген бирегә килгән ата-аналарга бу хакта тулы мәгълүмат бирелде. Белгечләр сүзләренә караганда, яшүсмерләрне вакытлыча үз предприятиесенә урнаштыручы предприятие, оешма башкаланың мәшгульлек үзәкләре белән килешү төзергә тиеш. Җәйге каникулларын хезмәттә үткәргән балалар һәм яшьләргә эш хакын түләүгә киләндә, бу җаваплылыкны эш бирүчеләр, җирле бюджетлар үз карамагына ала. Аның күләме минималь хезмәт хакы күләменнән (1100 сум) ким булмаска тиеш. Ул федераль нормативлар буенча айлык эш сәгатенә карап түләнә. Ә студентлар өчен мондый чикләүләр юк.

Казан шәһәре мәшгульлек хезмәте инспекторы Энҗе Закирова хәбәрчебез белән булган әңгәмәсендә белдергәнчә, үсмерләр өчен эш сәгате күләме РФ Хезмәт Кодексы белән җайга салына. 16 яшькәчә булганнар өчен аның озынлыгы каникул вакытында атнага 24 сәгатьтән, ягъни көнгә 5 сәгатьтән артмаска тиеш. 16-18 яшьтәгеләр өчен максималь норма атнасына 36 сәгать (көненә 7 сәгать) итеп күрсәтелгән. Әгәр үсмергә 15 яшь тулмаган булса, аны эшкә урнаштыру өчен ата-ананың берсеннән яки опекуннан язмача рөхсәт кирәк. Мәктәп укучыларына эшне бирүдә төп шарт – ул аның гомере өчен куркыныч тудыручы һәм авыр физик хезмәт булмаска тиеш.

Мәшгульлек үзәкләре аша эшкә урнаштырылган укучыларга, студентларга вакытлыча эшләрдә катнашкан өчен эшсезлек буенча минималь пособие күләмендә матди ярдәм бирелә. Бүген аның айлык күләме 720 сум. Аның өчен финанс чаралары федераль һәм республика бюджетларыннан каралган.

Ярминкә кысаларында инде берничә ел башлангыч һәм урта һөнәри белем йортларын тәмамлаучылар өчен «Беренче эш урыны» дигән проект гамәлгә ашырыла. Ул училище, техникумны яңа гына тәмамлап, эш эзләүче 18-20 яшьтәге егет һәм кызга ярдәм итүне максат итә. Казан шәһәре мәшгульлек хезмәте белгечләре аңлатуынча, эш бирүчеләр моның өчен мәшгульлек үзәкләре белән килешү төзергә тиеш. Килешү 3 айга исәпләнгән. Бу вакыт аралыгында яшьләр эш урынына җайлашырга, ә предприятие-оешма җитәкчеләре аларның сәләтләрен билгеләргә өлгерә. Шул рәвешле, вакытлыча эшкә урнаштырылган яшьләр, еш кына биредә хезмәт итәргә кала. Мәсәлән, узган ел, бу программа ярдәмендә 60 егет һәм кыз даими эш урыны белән тәэмин ителгән.