Актанышта җил-давыл гарасытыннан 20 мең гектар мәйданда иген культуралары юкка чыккан

Актанышта җил-давыл гарасытыннан 20 мең гектар мәйданда иген культуралары юкка чыккан

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Актаныш районында июнь башында котырган давыл китергән нәтиҗәләрне тикшерү тәмамланып килә. Экспертлар исәпләве буенча, килгән зыян 400 миллион сум күләмендә.

Бу төбәктә соңгы 100 елда мондый гарасатны хәтерләмиләр. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Даниф Харисов сүзләренә караганда, афәттән 76 авылда 4 меңгә якын шәхси йорт төрле дәрәҗәдә җимерелә, 40 тан артык мәктәп-ясле зыян күргән. Моннан тыш 24ләп ындыр табагы, 60 ашлык саклау склады, 10 хуҗалыкта машина-трактор паркы, 130 га якын терлек торагы хәзер харәбәләрне генә хәтерләтә. “20 мең гектар кырда иген культуралары кырылды. Аеруча “Нива”, “Башак”, “Таң”, “Помаш”, “Наратлы”, “Нур”, “Тамыр”, “Чишмә” хуҗалыкларына каты сукты. Чыпчык башы кадәрле боз яуды бит. 40-50 сантиметр үскән арышлар тулысынча теткәләнеп, сынып бетте. Бу кадәр зыянны ничек капламак кирәк”, - дип борчыла районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы. Ә бит шул культуралар өчен күпме кредитлар алынган, быел да зур уңышка өмет тота иде актанышлылар. Ике мең гектардан артык урман да 15 минут эчендә юкка чыккан.

Хәзер килгән бәланең нәтиҗәләрен бетерү өстендә эш бара. 800 километр озынлыкка якын өзелгән электр линиясен торгызуны тәмамлап киләләр, газ ялганган һәм телефон линияләре дә алдагы көннәрдә сафка бастырылачак. Авылларда йорт-җирләрне торгызу өчен әлбәттә шәхси хуҗалыкларның финанслары җитәрлек түгел дип зарлана биредәгеләр. Шактый каралты-кура бөтенләй җимерек хәлдә.

Июнь башындагы гарасат күрше Тукай һәм Минзәлә районнарын да читләтеп узмаган. Аларда да зыян миллионнар белән исәпләнә.