Җәйдә Татарстанда яшәүче 300 меңгә якын баланың ялын оештыру планлаштырыла

Җәйдә Татарстанда яшәүче 300 меңгә якын баланың ялын оештыру планлаштырыла

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Быелгы җәйдә Татарстаннан 200 меңнән артык бала, яшүсмер һәм студентлар оештырылган төстә ял итәчәк, 100 меңгә якын балигъ булмаган бала вакытлыча эшкә урнаштырылачак. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев хәбәр итте.

Шулай итеп, бу җәйдә Татарстан укучыларының яртысы ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыта ала, бөтен теләүчеләр дә диярлек эшкә урнаштырылачак. ТР Министрлар Кабинетының "2005 елда ТР балаларының һәм яшьләренең ялын оештыру, сәламәтлеген ныгыту, мәшгульлеге турындагы" карары нигезендә җәйге сәламәтләндерү кампаниясен финанслау өчен 570 миллион сум тирәсе акча сарыф ителәчәк, шул исәптән республика бюджетыннан - 158,9 миллион, 212 миллион - РФ Социаль иминият фондының ТР буенча Идарәсеннән, 5 миллион - республиканың экология фондыннан, урындагы бюджетлардан - 106 миллион сумнан артык, 40 миллион сумнан артык баланста лагерьлары булган предприятие һәм оешмалардан бирелә. Моннан тыш, 46 миллион сум федераль һәм республика бюджетыннан яшүсмерләрне вакытлыча мәшгульлеген оештыруга каралган. Бу акча якынча 80 мең яшүсмерне эшкә урнаштырырга җитә. Ә башкаларны эшкә урнаштыру өчен урындагы бюджет һәм эш белән тәэмин итүчеләр акчасын җәлеп итү планлаштырыла.