Татарстан укучыларының җәйге ялы ата-аналарының акча янчыкларына сукмаячак

Татарстан укучыларының җәйге ялы ата-аналарының акча янчыкларына сукмаячак

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Быел җәй Татарстанның шәһәр яны стационар лагерьларына балалар юлламасы бәясе уртача 4000 сум тәшкил итә, палатка лагерьлары – 2084 сум. Шул ук вакытта ата-аналар стационар лагерьлар өчен 546 сум түли, палатка лагерьларына – 208 сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев хәбәр итте.

Юллама бәяләренең зур өлеше республика бюджетыннан, РФ Социаль иминият фондының ТР бүлекчәсеннән һәм лагерьлары булган предприятие һәм оешмалардан түләнәчәк. Бюджет оешмалары һәм авыр финанс хәлендәге оешмаларда эшләүче ата-аналарның балалары өчен Социаль иминият фонды бүлекчәсеннән алынган һәм социаль яклау бүлекләре аша бирелгән юлламаларга ата-аналардан акча алынмый. РФ Хөкүмәтенең 2005 елның 1 апреле карары нигезендә, ТР Мәгариф һәм фән системасы оешмалары һәм предприятиеләренең стационар дәвалау лагерьларында смена дәвамлылыгы 18 көн тәшкил итә, палатка лагерьларында – 12 көн. Җәйге лагерьларга юллама алу өчен ата-аналар республиканың “Лето” үзәгенә, территориаль мәгариф бүлекләренә, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләренә, предприятие һәм оешмаларга, социаль иминият бүлекчәләренә мөрәҗәгать итә ала.