Омскига хокук яклаучылар җыелды

Омскига хокук яклаучылар җыелды

(Омски, 7 июнь, “Татар-информ”, Розалия Сайганова). Омскида “Россия Федерациясенең “Әхлак иреге һәм дини оешмалар кануны, аның гамәлдә кулланышы” дигән тема буенча фәнни-гамәли семинары үтте.

Әлеге фәнни-гамәли семинар Россия Федерациясенең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле каршындагы тикшерү шурасы, “Ватаныбыз Себер” халыклар мәдәниятен үстерү хәйрия фонды тарафыннан, төрле дини оешмалар ярдәме белән оештырылды. Анда Омски, Мәскәү, Чиләбе, Төмән, Курган шәһәрләреннән, Алтай краеннан танылган хокук яклаучылар, дин белгечләре, төрле дин вәкилләре һәм Омскиның кайбер иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Семинар барышында Мәскәү адвокаты Владимир Ряховский, Мәскәүнең дин һәм хокук институты директоры Анатолий Пчелинцев, Россия Федерациясенең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппараты бүлек җитәкчесе Михаил Одинцов һәм башкалар саллы гына чыгышлар ясады. Нотыкларында алар Россия Конституциясе буенча барлык диннәрнең тигез хокуклы булуын ассызыклады һәм гамәлдә бу канунның еш кына бозылуын билгеләп үтте. Канун буенча хакимиятләр тарафыннан бер генә дингә дә өстенлек бирелергә тиеш түгел диделәр алар. Күп кенә мәгълүмат чараларының сүз ирегеннән файдаланып, кайбер вакыйгаларны бозып күрсәтүләре, шуның белән халыкта аерым диннәргә карата ялгыш фикер, тискәре караш һәм дошманлык хисе тудырулары турында сөйләнелде. Әлеге семинарда мәктәпләрдә православие дине тарихы дәресләрен кертү темасына да кагылдылар. Уку программасы буенча диннәр тарихы өйрәнелә, аерым дингә өстенлек биреп, программага кертү булмаска тиеш, - диделәр чыгыш ясаучы хокук белгечләре.

Семинарда Ислам дине темасына аерым тукталдылар. Соңгы елларда үсеп барган җинаятчелекне, террорчылыкны Ислам белән бәйләү гадәткә кереп бара дигән борчу белдерелде һәм бу хәлнең мөселманнарны авыр хәлдә калдыруы ихтимал диелде. Кызганыч, семинарда дискуссия алып барырлык Ислам дине әһелләре булмады. Омскида эшләүче биш мәчеткә дә чакыру җибәрелгән булса да, килүчеләр булмады.