news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Камышлы районы «Хәтер бакчасы - 2021» халыкара акциясенә кушылды

Акция Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион совет кешесе истәлегенә 27 миллион агач утырту максатыннан үткәрелә.  

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Самара өлкәсе «Хәтер бакчасы — 2021» халыкара акциясенең Бөтенроссия эстафетасын кабул итте. Акция Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион совет кешесе истәлегенә 27 миллион агач утырту максатыннан үткәрелә.

Камышлы районы бу акциягә кушылды.Район халкы көче белән агачлар утыртылды. Акөиядә актив катнашкан өлкәннәргә һәм балаларга рәхмәт сүзләре җиткерелә. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Акция дәвам итә, алга таба да акция кысаларында агач утырту планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100