news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Дала Зәе елгасы аша салынган күпер буенча транспорт хәрәкәте туктатыла

Күперне ябу-аның реконструкцияләү белән бәйле.

(Әлмәт, 7 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»).11 майда Әлмәтттә Дала Зәе елгасы аша салынган күпер буенча транспорт чаралары хәрәкәте ябыла. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күпер «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» федераль программасына кертелгән. Хәзерге вакытта күперне реконструкцияләүгә проект-смета документациясе эшләнә. Реконструкцияләү эшләрен тормышка ашыру вакыты 2022-2023 елга билгеләнгән.

«Күпер ябылган чорда хәрәкәт автомобиль юлларының гамәлдәге челтәре буенча оештырылачак», диелгән хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot