news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов татар телле радиолар тупланган милли радиоплеер булдырырга тәкъдим итте

Журналистлар берлеге рәисе фикеренчә, бүгенге көндә һәр радионың үз йөзе булырга тиеш.

Илшат Әминов татар телле радиолар тупланган милли радиоплеер булдырырга тәкъдим итте
Владимир Васильев

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов татар радиоларының үсеш стратегиясе дәрәҗәсе мөһимлеген искәртте һәм милли радиолар тупланган радиоплеерны булдыру тәкъдиме белән чыкты.

«Радиоплеер — татар телле радиолар тупланган медиа-мәйданчык. Җаның кайсын тели, бер басу белән яраткан радиоңны тыңлау мөмкинлеге була. Бүгенге көндә шушы принцип популяр — тыңлау, уку һәм карау», — дип аңлатты ул «Милли радиотапшыру: үсеш стратегиясе» түгәрәк өстәлендә.

Илшат Әминов форматның үзгәрүенә басым ясады. «Радионың кайда яңгыравы мөһим түгел, радионың контенты мөһимрәк. Интернет һәм цифра мәйданчыкларында урнашу өчен бердәм милли радиоплеерын эшләргә кирәк булыр», — дип сөйләде ул.

Журналистлар берлеге рәисе соңгы елда Татарстанда яңа милли радиостанцияләр — «Китап», һәм «Тәртип», «Татарстан авазы» барлыкка килүен әйтте.

«Моннан тыш, «Болгар», «Татар радиосы», «Күңел», «Татарстан», Курай» радиолары да бар. Шөкер, радиолар күп, шуңа күрә һәр радионың үз йөзе булырга тиеш», — дип саный ул.

Илшат Әминов сүзләренчә, радио тыңлаучыларның игътибарын төшерәсе килми, чөнки конкурентлык арткан. «Алдагы көннәрдә цифрлаштыру булган очракта үз урыныбызны табарга кирәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100