Яшел Үзән районы башлыгы Җиңү көненә багышланган митингта катнашты

Чарада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алды, Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

(Яшел Үзән, 7 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Ел саен Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган чара заводта тантаналы төстә уза. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев Горький исемендәге заводта Җиңү көненә багышланган митингта катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Предприятиенең үзәк мәйданында завод эшчеләре, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, мәктәп укучылары һәм студентлар җыела иде. Коронавирус вазгыяте аркасында, чәчәкләр һәм веноклар урнаштыру быел тар даирәдә узды.

— Ватанны сакларга сугыш елларында 2800 завод хезмәткәре киткән, 830 кеше генә кайткан. Алар барысы да Ватанны саклаган, күпләр Берлинга кадәр барып җиткән. Бүген без аларның һәркайсына түбән итеп баш иябез. Без тылда Җиңү яулаган, тәүлек буе станоклар янында торган һәм фронтны бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин иткән кешеләрне дә онытмаячакбыз", - диде «А. М. Горький исемендәге завод» АҖ генераль директоры Александр Карпов.

-Җиңүгә завод халкының керткән өлеше бик зур. Без ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре белән горурланабыз. Елдан-ел ветераннар азая бара, әмма аларның батырлыгы турында хәтер һәрвакыт безнең белән, һәм без аны буыннан-буынга тапшырабыз. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм! Җиңү көне белән, — диде район җитәкчесе Михаил Афанасьев.

Чарада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алды, Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.