«Татмедиа» җитәкчесе Татарстанның радио хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады

Айдар Сәлимгәрәев тармакның барлык вәкилләренә уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, иминлек һәм барлык планнарының чынга ашуын теләде.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарны Радио көне белән котлады.

«Татмедиа» җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстан территориясендә 95тән артык радиостанция исәпләнә, ә республикада беренче булып эшли башлаган, 90 еллык тарихы булган «Татарстан радиосы» «чишмә башында танылган язучылар, журналистлар һәм дикторлар торган Татарстан радиожурналистикасы традицияләрен кадерләп саклый». Нәкъ менә шушы радионың эфирында ТАССРда яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында Җиңү хакында ишеткән, дип искәртте ул.

Сәлимгәрәев шулай ук радионың мәгълүмат белән оператив алмашудан башка күз алдына да китереп булмаган бүгенге дөньяның чикләрен киңәйтергә ярдәм итүен билгеләп үтте.

Шул ук вакытта, «Татмедиа» җитәкчесе радионың әлеге функциясе бүген аеруча мөһим икәнлеген искәртте. «Без килеп туган кыенлыкларны җиңеп чыгарбыз, тиздән гадәти тормыш һәм эш режимына әйләнеп кайтырбыз дип өметләнәм», - диде ул.

«Әлеге бәйрәм көнендә сезнең һәркайсыгызга һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, иминлек һәм барлык планнарыгызның чынга ашуын телисе килә!» - дип тәмамлады үзенең котлавын Айдар Сәлимгәрәев.

Советлар Союзында Радио көнен 1945 елдан билгеләп үтә башлаганнар. Ни өчен бәйрәм датасы итеп 7 майның сайлануына килгәндә, нәкъ менә 1895 елның 7 маенда (иске стиль белән 25 апрельдә) Россия физигы Александр Попов Рус физика-химия җәмгыяте утырышында үзе уйлап тапкан радиоприборны күрсәткән. Бөтендөнья радио көне 13 февральдә билгеләп үтелә.