Татарстанда кешеләр күпләп җыела торган сәүдә урыннары өчен аерым контроль кертелде

Вице-премьер Ләйлә Фазлыева сәүдә объектларын үз-үзеңне изоляцияләү вакытында иң күп йөри торган урын дип атады.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан территориясендә кешеләрнең даими күпләп җыелуы күзәтелә торган сәүдә урыннары аеруча контрольдә тотыла. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республикада коронавирус белән көрәш буенча оператив штаб киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Сәүдә объектларында булганда әлеге бина җитәкчесе яки хуҗасының килүчеләрнең битлек режимын саклавын һәм сатып алучылар кагыла торган барлык объектларны дезинфекцияләүне тәэмин итүе бик мөһим», — диде Фазлыева.

Ул сәүдә объектлары — үз-үзеңне изоляцияләү чорында иң күп йөри торган урын, шуңа күрә биредә кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү - Татарстанда коронавируска каршы көрәш штабының өстенлеге, диде.

«Мин бу контрольне көчәйтүне сорыйм», — дип йомгаклады вице-премьер.