«Салават күпере» микрорайонындагы яңа урамга генерал Мәхмүт Гәрәев исеме биреләчәк

Мәхмүт Гәрәев үз тормышында алты сугышны кичкән.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Казанның Киров районында урнашкан «Салават күпере» торак комплексында совет һәм Россия генералы Мәхмүт Гәрәев исемендәге урам барлыкка киләчәк. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

Татарстан башкаласы Башкарма комитетында шул хактагы карар имзаланган инде. «Мәхмүт Әхмәт улы — легендар шәхес. Ул күп сугышлар кичсә дә, бөтен көчен тынычлыкны саклауга сарыф иткән. Шунлыктан яңа урамга аның исемен бирү турында карар кабул ителде», — дип искәртте Казан мэры Илсур Метшин.

Яңа урам Мостай Кәрим, Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров кебек күренекле мәдәният эшлеклеләренең исемен йөрткән башка урамнар белән янәшә урнашкан.

Мәхмүт Гәрәев үз тормышында алты сугышны кичкән. 1942 елда Бөек Ватан сугышына киткән, Гитлер Германиясенә каршы хәрби операцияләрдә катнашкан. 1945 елның башында Гәрәевне Ерак Көнчыгышка күчергәннәр, ул анда япон милитаристларына каршы сугышкан. Алты сугышчан орден белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң Гәрәев актив рәвештә фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнгән, Россия Хәрби фәннәр академиясе җитәкчесе вазифасын биләгән.