Хезмәт сагы буенча чаралар өчен акча алуга гаризаларны 1 августка кадәр тапшыру кирәк

2019 елда 2,5 мең иминиятчегә хезмәт сагы буенча чараларга 434 млн сум акча юнәлдерелгән.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Предприятиеләрдә хезмәт сагы буенча чараларны финанслау өчен Татарстан иминиятчеләренә 1 августка кадәр Социаль иминият фондының теркәлү урыны буенча филиалына гариза һәм документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан буенча Социаль иминиятләштерү фонды җитәкчесе Павел Лоханов әйтте.

Хезмәт сагы буенча кисәтү чараларын финанслауга рөхсәт алгач, иминиятчеләр шушы елның 15 декабреннән дә соңга калмыйча сарыф ителгән чыгымнарын каплау соравы белән мөрәҗәгать итә ала.

«Иминиятчеләр сузмасын, мөмкин кадәр иртәрәк мөрәҗәгать итсеннәр иде дип әйтәсе килә. Әгәр документларда хаталар булса, аларны төзәтергә вакыт калырлык булсын», — диде Павел Лоханов.

Узган елда фонд 2,5 мең иминиятчегә 434 млн сумнан артык акча түләгән булган. Бу акчаларга 148 мең шәхси саклану чаралары сатып алынган, 35 мең эш урынында хезмәт шартларына махсус бәя бирелгән. 84 мең хезмәткәр медицина тикшерүләре узган, 1800 кеше хезмәт сагы буенча белемен баеткан.

Зарарлы хезмәт шартларында эшләүчеләр өчен санатор-курорт дәвалануына 2 меңнән артык юллама сатып алынган.

Быел предприятиеләрдә хезмәт сагы буенча чараларга фонд 478 млн сум акча юнәлдерәчәк.