Эльмира Зарипова социаль ярдәмгә мохтаҗ ветераннар арта баруын әйтте

Министр әйтүенчә, ветераннарның үз балалары да олыгаеп бара, шуңа күрә ярдәмгә социаль хезмәткәр килә.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда социаль ярдәмгә мохтаҗ ветераннар саны арта бара. Быел 232 Бөек Ватан сугышы ветеранына социаль хезмәт күрсәтелә башлаган. Бу хакта матбугат конференциясендә республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Быел гыйнвар-март айларында гына без өйдән өйгә йөреп, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне эзләгәндә, социаль хезмәт күрсәтүгә 232 Бөек Ватан сугышы ветераны өстәлде», — диде ул.

Министр сүзләренчә, ветеранга үзенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтүгә өстенлек бирелә. «Социаль хезмәт күрсәтелә торган 12 мең кешенең 20 проценты — Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре. Бушлай социаль хезмәтләргә 2 мең 102 ялгыз яшәүче сугыш инвалиды, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре хокуклы», — диде Эльмира Зарипова.

Министр кайбер ветераннар ниндидер сәбәпләр аркасында ялгыз калганын искәртеп, 97 ветеранның интернат-йортларда яшәгәнен әйтте. Бу ялгыз калган кешеләрне дәүләт тәэмин итә.

«Елдан-ел без өйләрдә хезмәт күрсәтә торган ветераннар арта бара, аларның үз балалары да инде пенсия яшенә җиткән, балалары да ярдәмгә мохтаҗ очраклар бар, шуңа күрә ярдәмгә социаль хезмәткәр килә. Әгәр күршеләре, танышлары өлкәннәрнең ярдәмгә мохтаҗ икәнен белә икән, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде Эльмира Зарипова.