420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Чирмешән, 7 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешәнле ветеран бабайлары хөрмәтенә баннер ясаткан. Анда Лашманда яшәгән Вәгыйз Талип улы Талипов һәм чумачкалы Галимҗан Нотфулла улы Гайнуллиннарның зур фотолары урнаштырылган. Күкрәкләре тулы орден-медальләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Вәгыйз Талипов 1942 елда 18 яше дә тулмаган килеш сугышка киткән, Смоленск янында, Волхов фронтында да каты бәрелешләрдә катнашкан, Дан, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән. Кызганыч, яраланганнан соң, бер аяксыз калган.
Галимҗан Гайнуллин да, кодасы кебек, 1942 елда армиягә, сугышка алына, шулай ук Балтыйк буе җирләрендә дошманнарга каршы көрәшә.
-Менә шундый бабайларың белән ничек горурланмыйсың, — ди Рәдиф Рафик улы. –Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан мин аларга кабат хөрмәтебезне белдерергә җай эзләдем һәм аны таптым — баннер ясатып, анда бабамнарның фоторәсемнәрен урнаштырттым. Бу эшне Казан һәм Әлмәт белгечләре белән киңәшеп, алар ярдәме белән башкардык. Баннер куйдырырга рөхсәт тә алдым.