Чирмешәндәге өлкәннәр йортында флешмоб үткәреп, булышчыларга рәхмәт белдергәннәр

Коронавирус чирен кисәтү максатыннан, өлкәннәр йорты 27 апрельдән карантин режимына күчте.

(Чирмешән, 7 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты бу көннәрдә карантин режимында. Мондагы хезмәткәрләр ике атна дәвамында беркая чыкмыйча, шунда яшәп эшлиләр. Алар флешмоб үткәреп, булышчыларга рәхмәт белдергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Коронавирус чирен кисәтү максатыннан, өлкәннәр йорты 27 апрельдән карантин режимына күчте. 10 майга кадәр эшләгән унике хезмәткәрне 11 майда икенче смена алмаштырачак.

-Изоляцияләнү чорына хезмәткәрләребез өчен дәүләт акчасына алдан ук азык-төлек запасы булдырдык. Аннан соң безгә райондашларыбыз да нык булыша. Эшмәкәр Альберт Латыйпов исә эшчеләребезгә ипине бушлай китерә. Игелекле якташларыбызның барысына да рәхмәт, без алар хөрмәтенә флешмоб үткәрдек, — ди йорт-интернат директоры Илшат Закиров.

Карантин чорында картлар йортына беркемне кертмиләр, чыгармыйлар. Ике көнгә бер — ипи һәм атнага ике тапкыр сөт китерүчеләр товарларын капка янындагы өстәлгә куеп калдыра. Сөйләшүләр телефон аша гына, алар белән якыннан аралашу юк.