Арча районында азык-төлек тартмалары 871 кешегә биреләчәк

Районга барлыгы барлыгы 3478 җыелма кайтачак.

(Арча, 7 май, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре», Гөлсинә Зәкиева). Арчага «Ярдәм янәшә» акцияләре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов кушуы буенча бирелә торган азык-төлек җыелмасы тутырылган тартмалар кайтты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

-Бу изге эш бүгенге катлаулы эпидемиология вазгыяте белән бәйле. Бик авыр хәлдә калган гаиләләр бар. Аларга аз булса да ярдәм йөзеннән эшләнә, — диде район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова. — Безнең районда ул 871 кешегә тапшырыла. Ә барлыгы 3478 җыелма кайтачак. Чөнки ул һәр гаиләгә апрель ае өчен икәү, май ае өчен икәү булачак. Әлегә шул тартмаларның беренчеләре кайтты.

 — Безнең районда барлыгы 1200 шәхси эшмәкәр, 700дән артык үзмәшгуль бар. Шулар арасыннан 98 кешене сайлап алырга кирәк. Һәрберсенең гаилә хәлләрен аерым өйрәнеп, җентекләп сайладык. Күчтәнәчләр аеруча зур зыян күргән һәм балигъ булмаган яшьтәге балалар тәрбияләгән, шулай ук күп балалы гаиләләргә генә бирелә, — диде район башлыгы урынбасары.

Азык-төлек продуктлары җыелмасы 5 май көнне иртүк Арча боз сараена бушатылды. Аннан аларны махсус төзелгән график буенча волонтерлар алып китте. Алдан аларга Гөлнара Гарипова бу эшнең нинди тәртиптә башкарылырга тиешлеге турында аңлатты. Һәр волонтерның маскадан һәм перчаткадан булырга тиешлеге турында да искәртте.

Һәр гаилә азык-төлек җыелмасы тутырылган тартманы шулай зур рәхмәт сүзләре белән кабул итеп алды.