Казанда Бөек Ватан сугышы ветераннары өйдә диспансеризация уза башлады

Татарстанда ветераннарга өйдә хезмәт күрсәтү унынчы ел рәттән оештырыла.

(Казан, 7 май, “Татар-информ”). Казан поликлиникасы табиблары Бөек Ватан сугышы ветераннарына диспансеризация уздыра башлады. Татарстан медиклары фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә якынча ун еллап рәттән өйдә хезмәт күрсәтә.

Бүген шәһәрнең 18нче поликлиника табиблары Идел буе районы ветераннарын карады.

“Бездә һәр елны инвалидларны, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны һәм аларга тиңләштерелгәннәрне карау буенча эш бара. 9 майга алар өчен комплекслы карау оештырыла. Невролог, лор, хирург, терапевттан торган бригада аларның өйләренә бара. Безнең поликлиникага 300ләп Бөек Ватан сугышы ветераны беркетелгән”, - дип сөйләде “Татар-информ”га баш табиб урынбасары Татьяна Сулбаева.

Ветеранга өстәмә тикшерү кирәк булганда табиблар аны хастаханәгә алып барып тикшерү үткәрә һәм өенә кайтарып куя. Диспансеризация өлкәннәр һәм инвалидлар яшәүче интернатларда да уза.

Бүген табиблар Бөек Ватан сугышында хирургия шәфкать туташы булган 97 яшьлек Самирә Сабировага барды.

Диспансеризацияне Җиңү көненә кадәр Казанның барлык ветераннары да уза.