Тарихчы: Тарих дәресләрендә Бөек Ватан сугышы темасына 2 сәгать тә багышлап булмый

Тарихчы Рафаил Шәйдуллин әйтүенчә, тарихка игътибар аз.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Алёна Низамова).Тарих фәннәре докторы, Казан Федераль университеты профессоры Рафаил Шәйдуллин сүзләренчә, бүгенге мәгариф системасында Бөек Ватан сугышы темасына ике пар дәрес тә багышлап булмый.

«18 сәгать лекция, 18 сәгать семинар. Бөек Ватан сугышына бер пар - 2 сәгать дәрес тә бирә алмыйбыз. Тарихка хәзер зур игътибар юк. Студентлар Ватаннарының тарыхын белмиләр икән, алар гореф-гадәтләрен, патриотик хисләрен югалта», - дип белдерде  Рафаил Шәйдуллин «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы корреспондентына.