7 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән районнарында чәчү бурышы белән танышты, А.Хохоринга мактаулы исем бирелде, Чувашиядә "Урмай зәлидә" уза.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән районнарында булды/ Республика башлыгы чәчү кампаниясе барышы белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан эчке эшләр министрлыгы башлыгына мактаулы исем бирде/ Артем Хохоринга "Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр органнары атказанган хезмәткәре" мактаулы исеме бирелде.

Министрлык шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең минималь сатып алу бәясен атады/ Сөт бәяләренең төрле районда җитди аерылуы сәбәпле, бу хәлне прокуратура тикшерәчәк.

 "Урмай зәлидә" төрле милләтләрне берләштерә торган проект - Әлбир Крганов/ Чувашия җирлегендә төрки дөньяны күрсәтә торган проектны башлау җитди адым дип саный, Әлбир Крганов.

Себердә яшәүче татарлар II Съездга җыела/ Съезд Новосибирск шәһәрендә Татарстан Республикасының Вәкиллеген ачу мәсьәләсен дә күтәрәчәк. Татарлар җыены 4 июньдә Сабан туе белән тәмамланачак.

Сезон азагына кадәр уенга чыгуым икеле – Тарас Бурлак/ "Рубин" футбол командасы сакчысы "Крылья Советов" командасына каршы уенда имгәнгән иде.

Татарстанда температура урыны-урыны белән нольдән түбәнрәк булачак/ 7 май киченнән 8 майның иртәңге сәгатьләренә кадәр Татарстан Республикасында кырау төшү көтелә.