Татарстанда Җиңү көненә әзерләнү һәм бәйрәм итү кысаларында "кайнар линия"ләр ачылды

Татарстанлылар билгеле номерлар буенча шалтыратып, кызыксындырган сорауларына җавап ишетә ала

 (Казан, 7 май, «Татар-информ»). Татарстан министрлыкларында һәм ведомстволарында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итү буенча "кайнар линия"ләр ачылды.

Татарстанлылар билгеле номерлар буенча шалтыратып, кызыксындырган сорауларына җавап ишетә ала, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Аерым алганда, "кайнар линия" Татарстанның 6 министрлыгы, Казан каласы Башкарма комитеты подразделениеләре белән элемтәне күздә тота. Телефон номерларын монда карый аласыз.