Төмән язгы бәйрәмнәргә әзерләнә

Өлкә күләмендәге традицион “Дуслык күпере” фестивале май аеның соңгы көннәренә билгеләнде
(Төмән, 7 май, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Өлкә күләмендәге традицион “Дуслык күпере” фестивале май аеның соңгы көннәренә билгеләнде. Ул өлкә Хөкүмәтенең финанс ярдәмендә милли эшләр комитеты, өлкә Милли мәдәниятлар йорты, милли-мәдәни оешмалар, мәдәният учреждениеләре тарафыннан оештырылып үткәрелә, төп максаты – күпмилләтле төбәгебездә милләтләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту.
Быелгы фестивальне үткәрү рәвешенә шактый үзгәрешләр кертеләчәк. Ул, элеккечә, “Төзүче” мәдәният сарае мәйданында гына түгел, шәһәрнең нәкъ үзәгендәге заманча үзгәртеп корылган күркәм “Төсле” бульварында һәм тагын берничә мәйданда урын алачак.
Быелгы өлкә Сабантуе исә Тубыл районының Юршак авылында үткәреләчәк, көне әле тәгаенләнмәгән.
Илебездә демократик үзгәртеп кору чорының беренче елларында өлкә Сабантуйлары шаулап-гөрләп Төмән шәһәрендә, ягъни шәһәр читендәге мәһабәт урман эчендәге киң аланлыкта үткәрелә иде, өлкәнең барлык төбәкләреннән дә килү җиңел иде, берничә меңләгән халык җыела иде ул елларда Сабантуйга. Районнарда үткәрелә башлаганнан бирле өлкә Сабантуенда катнашучылар саны шактый кимеде.
Бик күп милләттәшләребез, өлкә Сабантуен өлкә үзәгенә кайтарырга кирәк иде, дигән теләк белдереп торсалар да, әлегә аларның теләкләре гамәлгә ашырылмый тора.