Төбәкләр стандартларны эшләүдә катнаша ала, әмма ахыргы сүз - РФ Мәгариф министрлыгында

“Әгәр инде мәсьәлә РФ Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә хәл ителмәсә, без РФ Конституция судына мөрәҗәгать итәргә тиеш булабыз”, - диде парламентның комитет рәисе Разил Вәлиев, белем бирү стандартына милли-төбәк өлешен кайтару юлында башкарылган эшләр турында сөй
(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Милли мәгариф системасына каршы федераль структуралар тарафыннан максатчан эш алып барыла. Бүген ТР Дәүләт Советында парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча даими комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мәхмүтов катнашында узган матбугат очрашуына нәтиҗә чыгарып, шулай дип әйтергә мөмкин.

“Федераль дәүләт белем бирү стандартында милли-төбәк өлеше” дип аталган темага оештырылган матбугат очрашуында сүз нигездә Татарстан тарафыннан федераль дәүләт белем бирү стандартына милли-төбәк компонентын кайтару, Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыруга ирешү юлындагы эшләр, югары уку йортларына уку процессын бары тик рус телендә генә оештырырга кушылган хат турында барды.

Разил Вәлиев сүзләренчә, “Федераль дәүләт белем бирү стандартында милли-төбәк өлеше” дип аталган тема - көн үзәгендә торган бик мөһим мәсьәлә. “Без бу мәсьәләләр турында инде бер тапкыр гына сөйләшмәдек”, - дип, комитет рәисе Казанда ТР Дәүләт Советында узган елның ноябрендә барлык милли республикалар катнашында киңәшмә үткәрелүен хәбәр итте.

Билгеле булганча, 2007 елның җәендә РФ Хөкүмәте тарафыннан “Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 309 нчы закон проекты кертелде. Анда РФнең белем бирү стандартыннан милли-төбәк компоненты төшенчәсен алып ташлау күз алдында тотылган иде. “Без комитет утырышында әлеге закон проектын карагач, ТР Дәүләт Советына РФ һәм субъектлар җитәкчеләренә, бу закон проекты белән риза булмавыбызны күрсәтеп, мөрәҗәгать юлларга тәкъдим иттек”, - диде Р.Вәлиев. РФ Дәүләт Думасы тарафыннан әлеге закон проекты кабул ителеп, 2007 елның 1 декабрендә РФ Президенты аңа имза салды.

Татарстан тарафыннан федераль дәүләт белем бирү стандартына милли-төбәк компонентын кайтару юлындагы эшләргә килгәндә, узган елның апрель аенда ТР Дәүләт Советы РФ Дәүләт Думасына закон инициативасы белән чыкты. “Без РФ Дәүләт Думасына “Мәгариф турындагы” һәм “Югары һәм вуздан соң белем турындагы” законнарга, белем бирү стандартында милли-төбәк компонентын кайтару өлкәсендә, кайбер төзәтмәләр кертүне сорадык”, - диде Разил Вәлиев.

Билгеле булганча, гомумбелем бирү системасына караган стандарт дәүләт стандарты дип атала иде, хәзер исә ул федераль дәүләт стандарты дип исемләнә. Дәүләт белем бирү стандарты булганда, РФ субъектлары милли-төбәк компонентын билгели ала иде, ә федераль дәүләт стандартында андый мөмкинлек каралмаган. “309 нчы законны кабул итү турыдан-туры РФ Конституциясенең 68 һәм 72 маддәләренә каршы килә. 72 нче маддәдә “һәм шул исәптән белем бирүнең гомуми мәсьәләләре федераль хакимият һәм РФ субъектларының уртак вәкаләтләренә керә” дип язылган. Ә 309 нчы закон РФ субъектларының бу процесста катнашуын күз алдында тотмый. Моңа кадәр дәүләт белем бирү стандартының милли-төбәк өлешен – нинди предмет һәм ничә сәгать укытуны үзебез - субъектлар билгели идек. Хәзер безнең андый хокукыбыз юк. Бу мәсьәлә белән норматив актлар аша федераль хакимият шөгыльләнәчәк. Мондый хокук гомумбелем мәктәпләренә биреләчәк. Алар нәрсә һәм ничек укытасын хәл итәчәк. Белем бирү – ул шундый өлкә: анда дәүләт сәясәте булырга тиеш”, - диде Р.Вәлиев.

Билгеле булганча, РФ Дәүләт Думасы каршында федераль дәүләт белем бирү стандартында милли-төбәк өлешен билгеләү буенча эшче төркеме оешты. Р.Вәлиев сүзләренчә, моңа кагылышлы мәсьәләләр – эш процессында, алар турында фикер алышулар даими булып тора. Мәсәлән, агымдагы елның 15 февралендә РФ Дәүләт Думасында бу тема буенча парламент тыңлаулары узды. Анда катнашучылар Татарстанның позициясен хуплаган. Әлегә Татарстан проблеманы үз хокукларын яклау юлы белән хәл итәргә тырыша. “Әгәр инде мәсьәлә РФ Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә хәл ителмәсә, без РФ Конституция судына мөрәҗәгать итәргә тиеш булабыз”, - диде комитет рәисе.

ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин билгеләп үткәнчә, 3 компонентлы белем бирү стандарты юкка чыгарыла, бары гомуммилли компонент кына кала. Аңлашылганча, укыту планы ике төп өлештән тора. Укыту планының инвариант дигән өлеше - барлык гражданнар өчен дә мәҗбүри, аны һәркем үтәргә тиеш. Монда математика, физика, рус теле, әдәбияты һәм башкалар керә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инвариант өлешендә Россия Федерациясе халыкларының туган телләре яки субъектларның дәүләт телләре өйрәнелергә һәм аңа урын күрсәтелергә тиеш дигән позицияне билгеләде.

Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, “Мәгариф турындагы” федераль законның 29 нчы маддәсенә “РФ субъектлары федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә якынча белем бирү программаларын эшләүдә катнаша” дигән төшенчә кертелгән. “Әмма бу ни рәвешле һәм нинди тәртиптә башкарыла, субъектның катнашуы ничек исәпкә алына – монысы законда ныгытылмаган”, - диде министр урынбасары, килешмәвен белдереп.

Разил Вәлиев фикеренчә, федераль законга мондый үзгәреш кертү закон чыгаручыларың үзләренең бу мәсьәләдә тулысынча ук хаклы түгеллеген раслый. Аннан соң РФ Дәүләт Думасында узган парламент тыңлауларында кайбер депутатлар турыдан-туры, 309 нчы законны кабул итеп, хата эшләгәннәрен дә таныганлыгы билгеле.

Данил Мостафин белем бирү стандартларын эшләү мәсьәләсендә РФ Хөкүмәтенең 142 нче карары чыкканлыгын хәбәр итте һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының стандартларны эшләүгә башкарма хакимият органнарын, белем бирү системасындагы дәүләти-иҗтимагый берләшмәләрне, әйдәп баручы мәгариф һәм фән оешмаларын, фәнни-педагогик җәмәгатьчелек вәкилләрен, эш бирүчеләр берләшмәләрен һәм иҗтимагый институтларны җәлеп итә алганлыгын билгеләп үтте. Әмма ахыргы сүзне барыбер РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы әйтергә тиеш. Ул стандартны расларга, кабат эшләүгә җибәрергә яки бөтенләй кире кагарга хокуклы. Данил Мостафин бу нисбәттән: “Димәк, без үз тәкъдимнәребезне бирә алабыз. Ләкин алар исәпкә алыныр дигән бернинди гарантия дә юк”, - белдерде.

Шулай да мәсьәләне хәл итү юлында Россия җитәкчелеге тарафыннан бер адым ясалган - күптән түгел генә республика җитәкчелегенә РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенкодан хат килгән. Р.Вәлиев хәбәр иткәнчә, хатта: “менә сез “Мәгариф турындагы” законны әзерләгәндә ничек катнашуыгызны ачыклар өчен, республикаларда, төбәкләрдә эксперт советлары, эшче төркемнәре, координация советлары төзи аласыз”, - делгән. Без хәзерге көндә республикада бу эш белән шөгыльләнәбез. Гомумән алганда, бүгенге көндә сөйләшүләр бөтенләй үк нәтиҗәсез дип әйтә алмыйм. Әмма мәсьәлә хәл ителмәгән әле”, - диде Р.Вәлиев һәм киләчәктә фикер алышуларның Россия җитәкчелеге, РФ Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә тагын да активлаша төшәчәгенә ышаныч белдерде.