Әсгать Сәфәров: “Сугыш турында оныту хыянәт итүне аңлата”

Казан милиция гарнизоны бүлекчәләре парадында 70кә якын Бөек Ватан сугышы ветераны катнашты
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Артур Еникеев). Бүген 9 Май бәйрәме алдыннан, Казанның Җиңү паркында Казан милиция гарнизоны бүлекчәләренең тантаналы парады узды. Анда 70кә якын Бөек Ватан сугышы ветераны һәм Чечня, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 20дән артык ир-ат чакырылган иде.
Тантанада Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе җитәкчесе Александр Вайда, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Наил Сафиуллин, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты җитәкчесе Фоат Зиннуров, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ветераннар советы рәисе Җәүдәт Нәүмәтов, шәхси состав, Бөек Ватан сугышы һәм эчке эшләр органнары ветераннары катнашты.
Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров: “Безне барыбызны да Бөек Җиңү турында истәлекләр берләштерә. 9 Май - сугышкан һәм җиңгән, без, киләчәк буын яши алсын өчен кыйммәт түләгән кешеләр бәйрәме. Сугыш елларында батырлык һәм кыюлык күрсәткән ветераннар - Ватанга тугры булу мисалы. Без ул сугыш турындагы истәлекләрне сакларга, балаларга һәм оныкларга тапшырырга бурычлы. Безнең ил тарихында булган язмышны хәлиткеч чор турында онытырга хакыбыз юк. Сугыш турында оныту хыянәт итүне аңлата! Хөрмәтле безнең геройлар, сезгә сәламәтлек, озын гомер, якын кешеләрегезнең хөрмәтләвен һәм аңлавын, иминлек һәм аяз күк йөзе телим!”
Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары барлык ветераннар һәм дәрәҗәле кунаклар Мәңгелек утка чәчәкләр куйды.
Парад ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы оркестры озатуында республиканың Эчке эшләр министрлыгы шәхси составының тантаналы маршы белән тәмамланды.