Ф.Фазылҗанов:“Хәзер ТР җәмгыятьне мәгълүмат технологияләре аша үстерү юлына күчте”

Министр тармак алдындагы бурычлар хакында бүген, элемтә тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме көнендә, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында узган киңәшмәдә сөйләде
(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген, элемтә тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме көнендә, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында тармак предприятиеләре җитәкчеләренең киңәйтелгән киңәшмәсе узды.
Министр Фәрит Фазылҗанов үзенең кереш чыгышында мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, тармак алдында торган бурычларга тукталды.

Быелгы Радио көне тармак хезмәткәрләре өчен икеләтә бәйрәм. Агымдагы елның мартында радионы уйлап табучы күренекле галим Александр Поповның тууына 150 ел тулды. Фәрит Фазылҗанов ассызыклаганча, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә үсешенең нигезе рус галименең әлеге ачышына корылган. Телевидение, кәрәзле элемтә, цифрлы технологияләргә күчү – боларның барысы да телекоммуникация челтәрләрен камилләштерү һәм мәгълүмат технологияләре үсешенең нәтиҗәсе. Министр сүзләренә караганда, хезмәткәрләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге соңгы елларда мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагында югары нәтиҗәләргә китерде. Зур тизлекләр белән үскән тармак югары икътисади табышны тәэмин итеп, җәмгыять үсеше өчен яңа офыклар ача. Фәрит Фазылҗанов ассызыклавынча, Татарстан бүген Россиянең шәһәр, авыл АТС лары тулысынча цифрлаштырылган, тулысынча кәрәзле элемтә, мәгълүматлар тапшыручы телеукоммуникация системалары белән тәэмин ителгән бердәнбер төбәге. “Татарстанда иң мөһим социаль бурычны – авыл халкын элемтә һәм Интернет белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде. Хәзер республика элемтәнең инфраструктур үсешеннән җәмгыятьне мәгълүмат технологияләре аша үстерү юлына күчте”, - дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, республика территориясен тулысынча цифрлы телерадиотапшырулар белән тәэмин итү, һәр татарстанлыга Интернет челтәренә чыгу мөмкинлеге булдыру, дәүләтнең халыкка һәм бизнеска тулысынча электрон хезмәтләр күрсәтүенә ирешү - болар якын елларда тармак алдындагы киң масштаблы бурычлар булачак.

Фәрит Фазылҗанов ассызыклаганча, 2013 елда Казанда узачак Универсиада уңаеннан, мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәләрендә шактый инновацияле проектларны гамәлгә ашыру ниятләнә. Ул мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль яклау өлкәләре үсешенә яңа этәргеч биреп, фән, дәүләт идарәсе, иминлек, өлкәләрендә яңа бурычларны хәл итәр дип уйланыла. Тармак хезмәтчәннәренең нәтиҗәле эшчәнлеге генә бу бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Министр мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагында хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга сәламәтлек, гаилә бәхете теләде.

Киңәшмә соңында, элемтә һәм мәгълүматлаштыру өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән бертөркем хезмәт алдынгыларына дәүләт һәм тармак бүләкләре – “Казанның меңъеллыгы истәлегенә” медальләре, “Мактаулы радист” билгеләре, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Мактау грамоталары, министрның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шушында ук “2009 елда Тармакның иң яхшы җитәкчесе” конкурсы нәтиҗәләре дә игълан ителде. Аның җиңүчеләре Лотфулла Шәфигуллин, Марат Шакиров һәм Виктор Дьячковка да бүләкләр алды.