Онлайн-чарада чәчтарашханә һәм матурлык салоннары хуҗалары сорауларына җавап бирәләр

Киңәшмә 8 апрельдә узачак.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе Татарстанның шәхси эшмәкәрләрен, чәчтарашханә һәм матурлык салоннары хуҗаларын семинар-киңәшмәгә чакыра. Чара 8 апрельдә онлайн узачак. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Белгечләр катнашучыларга санитар-эпидемиологик нормаларның үтәлеше, салоннар һәм чәчтарашханәләр эшчәнлегендә кулланучылар хокукларын яклау таләпләре турында сөйләячәк.

Онлайн-чара иртәнге сәгать 10да башлана. Аңа Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе YouTube-каналында кушылырга мөмкин.