«Безнең Чирмешән» газетасының 90 еллык юбилеена шахмат буенча турнир булды

Традиция буенча, җиңүче икенче турнирга бәлеш пешереп алып киләчәк.

(Чирмешән, 7 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). «Безнең Чирмешән» газетасы редакциясендә егерме беренче тапкыр шахмат буенча узган турнирда алтмышлап кеше катнашты. Быелгысы газетаның 90 еллыгына багышланды.

Елдагыча, төп — ир-атлар төркемендә көрәш ахырына кадәр киеренке узды. Районның иң көчле шахматчылары башта өч төркемдә уйнап, шулардан алтысы финалда көч сынашты.

Яңа Элмәледән 21 яшьлек Николай Петров киләсе турнирга бәлеш пешереп киләчәк, традиция буенча, җиңүчегә шундый бурыч йөкләнә. Николай, гомумән, турнирның ачышы булды, студент, булачак энергетик көндәшләрен көчле комбинацияләре белән гаҗәпләндерде.

Иске Кадидан 74 яшьлек Римма Баянова барлык көндәшләрен дә отып, хатын-кызлар арасында быел да, инде тугызынчы тапкыр беренче булды.

5-8 сыйныфта укучылардан Чирмешән лицееннан Илүсә Шәрифуллина, 9-11 сыйныфлардан 2 нче Чирмешән мәктәбеннән Виктория Зыкина — җиңүчеләр, кубок, медаль, диплом, истәлек бүләге ияләре.

Малайлар төркемендә, 5-8 сыйныфтагылардан, Яңа Элмәледән Анатолий Митюков иң күп очко җыйды, 9-11 сыйныфларда укучы егетләр арасында Булат Могыйзовка (лицей) тиңнәр булмады.