Янгынга каршы махсус режимда кагыйдә бозган өчен штраф ике тапкыр арта

«Бу чорда бәла-каза булдырмас өчен аеруча игътибарлы булырга кирәк», — диде Сергей Сергеев.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Янгынга каршы махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар ике тапкыр арта. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары — күзәтчелек һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Сергей Сергеев хәбәр итте.

Гражданнарга ике мең сумнан алып дүрт мең сумга кадәр, вазифаи затларга унбиш мең сумнан утыз мең сумга кадәр, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче гражданнарга утыз мең сумнан кырык мең сумга кадәр, юридик затларга ике йөз мең сумнан дүрт йөз мең сумга кадәр күләмдә административ җаваплылык каралган.

«Бу чорда бәла-каза булдырмас өчен аеруча игътибарлы булырга кирәк», — диде Сергей Сергеев.

Ул быел коры чирәм, чүп яндырудан янгыннар аеруча күп чыккан шәһәр-районнарны атады. Казанда — 41, Чистай районында — 11, Әлмәт районында — 9, Түбән Кама районында — 8, Яшел Үзән районында — 7, Биектау районында — 5, Зәй районында 3 очрак теркәлгәнен әйтте. Барлыгы 14 мең квадрат метр мәйданда иң зур өч янгын Югары Ослан һәм Әлмәттә чыкканын искәртте.

Былтыр Актаныш, Әлмәт, Биектау, Алабуга, Лаеш, Яңа Чишмә, Чистай районнарында, Казанда коры чирәм янып китеп, ялкын корылмаларга күчкән ун очрак булган.