news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Цифрлы министрлык 2024 ел ахырына барлык хезмәтләрне цифрлаштыруны планлаштыра

Ведомство дүрт ел эчендә тагын 105 дәүләт һәм муниципаль хезмәтне кәгазьдән арындыруны максат итеп куя.

 Цифрлы министрлык 2024 ел ахырына барлык хезмәтләрне цифрлаштыруны планлаштыра
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы 2024 ел ахырына кәгазь документлардан тулысынча арынырга һәм дәүләт хезмәтләрен цифрлы форматка күчерергә ниятли. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

«Күп функцияле үзәкне үтәли цифрлаштыру мөһим мәсьәлә булып кала, ул муниципалитетлар һәм дәүләт органнарын колачларга тиеш. Максат - 2024 ел ахырына кадәр кәгазьдә хезмәт күрсәтүне ноль итү », - диде ведомство башлыгы.

Хәйруллин хәбәр иткәнчә, 2024 елга министрлык Күп функцияле үзәк хакимият органнары һәм муниципалитетлар белән берлектә «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында 105 дәүләт һәм муниципаль хезмәтне һәм 43 хезмәтне тулысынча электрон рәвешкә күчерү эшен башкарачак.

  • Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100