Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда урамга чыгуга рөхсәтләрнең чынлыгын ачыклау сервисын тикшерәләр
Эш бирүчеләр тарафыннан бирелгән документларны тану технологиясен ялган белешмәләр сату очраклары ачыклану аркасында эшләгәннәр.
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Казанда шәһәр буенча йөрергә рөхсәт итә торган ялган белешмәләрне ачыклау буенча сервис эшен тикшерә башладылар. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа сервис «эш бирүче тарафыннан бирелгән шәһәрдә йөрү белешмәләренең чынлыгын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк», - диделәр мэриядә. Казанда ялган документлар сату очраклары теркәлгән инде.
Үз хезмәткәрләрен әлеге сервис реестрына кертү өчен эш бирүчегә хезмәткәрләрнең паспорт серияләре һәм номерлары, юридик затның исеме һәм ИНН язылган электрон хат җибәрергә кирәк булачак. Паспорт мәгълүматларына карап, кеше турында мәгълүматның реестрга кертелгәнме-юкмы икәнлеген тиз арада тикшерергә мөмкин булачак.
Сервис буенча эшчәнлекне Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы алып бара, дип әйттеләр мэриядә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз