news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең «Наз» приюты тәрбияләнүчеләре кыстыбый пешерергә өйрәнде

Балалар «Хуҗабикә» аш-су түгәрәгендә тәмле һәм катлаулы булмаган ризыкларны әзерләү технологияләрен үзләштерә.

Әгерҗенең «Наз»  приюты тәрбияләнүчеләре кыстыбый пешерергә өйрәнде
http://agryz-rt.ru/news/tassrga-100-el/gerene-naz-priyuty-trbiyalnchelre-kystybyy-pesher

(Әгерҗе, 7 апрель, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр татар ашларын өйрәнә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Хуҗабикә» аш-су түгәрәгендә тәрбияче Эльвира Сабирҗанова җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр тәмле һәм катлаулы булмаган ризыкларны әзерләү технологияләрен үзләштерә.

Унбер бала тәмле һәм туклыклы кыстыбый ризыгы әзерләделәр.

Алар кыстыбыйның төче камырдан бәрәңге боламыгы белән кыздырылган ризык булуын, аның эчлеге өчен тагын тары боткасын яки рагуны да кулланырга мөмкин икәнлеген белделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100