news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эш бирүчеләр тапшыра торган белешмәләрнең чынлыгын тикшерү өчен сервис булдырылды

Әлегә яңа платформа базасына Татарстан башкаласы мэриясе, элемтә операторлары һәм ТКХ предприятиеләре мәгълүматлары кертелгән.

Эш бирүчеләр тапшыра торган белешмәләрнең чынлыгын тикшерү өчен сервис булдырылды
архив/Михаил Захаров

(Казан, 7 апрель, "Татар-информ", Марат Ишкильдин). Татарстанда эш бирүчеләрдән белешмәләрнең чынлыгын тикшерү өчен сервис булдырылды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хокук саклау органнары белән берлектә эш бирүченең белешмәләренең чынлыгын тикшерергә мөмкинлек бирүче сервис сынап карыйлар», — дип аңлаттылар шәһәр администрациясендә.

Эш бирүче хезмәткәрләрнең мәгълүматлары белән электрон рәвештә хат җибәрә ала. Реестрга мәгълүматларның кертелгәнме-юкмы икәнлеген беренчел рәвештә паспортның сериясе һәм номеры буенча тикшерергә мөмкин булачак.

Әгәр эш бирүче ялган мәгълүмат тапшырса, аңа административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.

«Хәзер сервис Казан Башкарма комитеты тарафыннан сынала, базага аның хезмәткәрләре, шулай ук ТКХ предприятиеләре хезмәткәрләре һәм элемтә операторлары мәгълүматлары кертелгән», — дип искәрттеләр мэриядә.

Сервисны эшләтеп җибәрү, теркәү тәртибе һәм мәгълүматны кертү турында мәгълүмат карарлар расланганнан һәм тиешле документларга кул куйганнан соң игълан ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100