Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә урамнарын «Татнефть» сатып алган препаратлар белән дезинфикцияләделәр
Дезинфекция көндез дә, төнлә дә башкарыла.
(Бөгелмә, 7 апрель, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә урамнарын «Татнефть» сатып алган препаратлар белән дезинфикцияләделәр. «Татнефть» ГАҖ 19 тонна гипохлорит кальций препараты сатып алды. Коммуналь предприятиеләргә әлеге чараны бушлай тапшырдылар. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтенә сылтама белән район газетасы хәбәр итә.
Урамнарның машиналар йөри торган юлларын һәм җәяүлеләр сукмакларын нәтиҗәле булсын өчен башта су һәм суырткыч белән чистарталар һәм соңыннан гына эретмә белән эшкәртәчәкләр. Якшәмбе көнне дезинфекцияне Лениногорскида башладылар.
— Дезинфекцияләү нәтиҗә бирсен өчен өчен көньяк-көнчыгыш төбәктәге торак пунктлар урамнарын тузаннан һәм пычрактан чистартабыз, — дип уртаклашты «Татнефть» АТПНЫҢ 3 нче автоколоннасы йөртүчесе Станислав Чулаков.
Техникада 12 кеше эшли. Дезинфекция көндез дә, төнлә дә башкарыла. Башта урамнар буйлап тузан һәм чүп-чар җыеп, су сибү машиналары уза. Аннан соң җәмәгать транспорты тукталышлары, машиналар кую урыннары, кибет һәм йорт подъездлары каршындагы мәйданчыклар эшкәртелә.
Бөгелмәдә урамнарны чистарту 6 апрельгә 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр планлаштырылган иде. Шуннан соң «Татнефть» компаниясенең махсус техникасы республиканың көньяк-көнчыгышындагы башка шәһәрләрдә дә эшне дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз