ТР Хөкүмәте йортында "Татарстан өчен 50 иң яхшы инновацион идея" конкурсын үткәрү турында фикерләштеләр

Утырышны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәте йортында "Татарстан өчен 50 иң яхшы инновацион идея" ел саен уздырыла торган республика конкурсына багышланган Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды попечительләр советы утырышы булды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Утырыш барышында хәбәр ителгәнчә, 2015 елдан башлап конкурсны рәсми оештыручыларның берсе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы булачак, ул "Мәгариф өлкәсендә инновацияләр" һәм "Перспектива" номинацияләре өчен җавап бирәчәк. Шул ук вакытта конкурстан "Хезмәттәшлек" номинациясе төшереп калдырылган, ә элек "Идея-1000" инновацион проектлар программасына кертелгән "Яшьләр инновацион проекты" хәзер "Татарстан өчен 50 иң яхшы инновацион идея" конкурсы номинацияләре арасына кертелгән.

Утырышта катнашучылар ТР Инвестицион-венчур фондының "МСП Банк" ААҖ, "Актаныш агрегат заводы" ЯАҖ белән "Әзер коммерция продукты - түбән сыйфатлы агачны сыек ягулык итеп эшкәртү өчен җиһаз" инновацион проект эшләүгә кагылышлы докладлар тыңлады.

Моннан тыш, утырышта Казанда 2015 елның 23-24 апрель көннәрендә Х Казан һәм XV Россия венчур ярминкәләре үткәрүнең нечкәлекләре хакында фикерләште. Искәртеп узабыз: ике чараны берләштерү фикере белән Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе чыккан. Әлеге чара быел тәүге тапкыр ике көн уза. Ярминкә кысаларында II халыкара "Россия төбәкләрен үстерү стратегиясе драйверлары буларак кластерлар", "Татарстан Республикасынңы технологик инициативасы - "Стратегия-2030" флагман проекты" республика утырышы кебек чаралар узачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.