Татарстанда, янгын куркынычсызыгы таләпләрен бозу аркасында, "Высокая гора" сәүдә-күңел ачу комплексы ябылган

Прокуратура кагыйдә бозулар тулысынча бетерелгәнче комплекстан файдалануны тыю таләбе белән судка мөрәҗәгать иткән

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Биектау районы прокуратурасы таләбе буенча Биектау районы суды "Высокая гора" сәүдә-күңел ачу комплексын файдалануны тыйды, бина ябылган, дип хәбәр ителә күзәтү органы сайтында.

Комплексның эшчәнлеген туктатып тору карарын суд, янгынга каршы куркынычсызлык һәм 5 катлы сәүдә-күңел ачу комплексыннан файдаланган вакытта шәһәр төзелеше законнары үтәлешен тикшерү нәтиҗәсендә, чыгарган. Аны район прокуратурасы Дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәте һәм җирле үзидарә органнары белән бергә үткәргән.

Объектның милекчесе "Высокая гора" сәүдә-күңел ачу комплексы компаниясе" ҖЧҖ булу ачыкланган, ул эшмәкәрләргә бинаны арендага биргән. Тикшерү күрсәткәнчә, милекченең бинага проект документлары, инженерлык эзләнүләр  буенча экспертиза нәтиҗәләре, җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы, шулай ук ТРның Дәүләт төзелеше күзәтчелегенең объектның төзелеше таләпләренә туры килүе турындагы нәтиҗәсе юк.

Моннан тыш, тикшерү барышында кешеләр тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозу ачыкланган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы судка "Высокая гора" сәүдә-күңел ачу комплексы компаниясе" ҖЧҖнә карата дәгъва белән мөрәҗәгать иткән һәм, аны законсыз дип табу, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм шәһәр төзелеше законнарын бозу бетерелгәнгә кадәр, аңардан файдалануны тыюны таләп иткән.