Әлмәт студентлары кибеттә акча җыйган

Хастаханәдә ветераннар палатасына үзләре ремонт ясаганнар

 (Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). Әлмәтнең Гафиятуллин урамындагы эре сәүдә үзәгенә җомга көнне эштән соң тиз генә кирәкле әйберләрен алырга керүчеләргә бераз тоткарланырга туры килде. Чөнки биредә яшьләр тарафыннан хәйрия чарасы оештырылды.

Әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары үзләре теләп, сәүдә залында сугыш ветераннары хөрмәтенә әзерләнгән акциядә катнашты, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы. Әлмәт яшьләре актив. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан алар нинди генә чара оештырмый. Әле күптән түгел генә үзәк район шифаханәсенең бер палатасына ремонт ясау инициативасы белән чыккан иделәр. Бу юлы студентларның хезмәт отряды “Безнең кадерле ветеран” проекты кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветараннары өчен махсус әзерләнә торган палаталардан тыш,  үзләре бер палата алып, шунда косметик ремонт ясады. Ремонт өчен кирәк булган акчаны – 10 мең сумга якынны алар үзләре җыйды, диелә хәбәрдә.