Узган 3 айда Горький тимер юлында фирма поездларында 688 мең пассажир юлга чыккан

Татарстан мәркәзеннән Мәскәүгә йөрүче 1/2 нче номерлы “Премиум” поезды бу чорда 49 меңнән артык кешене ташыган

Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). Гыйнвар-март айларында Горький тимер юлында фирма поездлары хезмәтеннән 688 мең пассажир файдаланган. Узган өч айда иң күп пассажирны Түбән Новгород белән Мәскәүне бәйләүче 153/154 нче “Буревестник-2” поезды ташыган. Ул 81,4 мең пассажирга хезмәт күрсәткән.
Пассажирлар арасында популярлыгы буенча икенче урында – Чабаксар-Мәскәү маршруты буенча йөрүче 53/54 нче “Чувашия” поезды. Аның хезмәтләреннән 79,9 мең кеше файдаланган. 78,6 мең пассажир ташыган 31/32 нче “Вятка” поезды (Киров-Мәскәү) – өченче урында.
Татарстан мәркәзеннән Мәскәүгә йөрүче 1/2 нче номерлы “Премиум” поезды узган өч ай йомгаклары буенча -8 нче урында. Бу чорда анда 49 меңнән артык пассажир сәфәр чыккан.