Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй инспекторлары яшь гаиләгә автокресло бүләк итте
Зәй ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин баланы автомобильдә йөртү һәм дөрес файдалану кирәклеге турында да аңлатты.
(Зәй, 7 март, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Клара Ермолаева). Әни кеше өчен иң зур бүләк — бала иминлеге. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Зәйдә яшь гаилә автокреслолы булды.
Зәй ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин баланы автомобильдә йөртү өчен утыргычны гаиләгә тапшырып кына калмады, ә аннан ничек итеп дөрес файдалану кирәклеге турында да аңлатты. «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов һәр балалы гаиләдә булырга тиешле яктылыкны кире кайтаручы аксессуарлар бүләк итте.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел машинаның — алгы утыргычында, 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөртү аларның авырлыгына һәм буена туры килә торган махсус тотып торучы утыргычлар кулланып башкарылырга тиеш.
«Без 12 яшькә кадәрге яшь пассажирларны тотып торучы махсус җайланмада арткы утыргычта йөртергә киңәш итәбез. 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә балалар өчен тотып тору җайланмасын кулланырга киңәш ителә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш», — ди ЮХИДИ башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз