news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан диңгез сәяхәтчеләре Сүәеш каналына юл алды

«Милонга» яхтасы экипажы Татарстан әләмен Австралиягә тапшыра алмады.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). «Милонга» яхтасында дөнья тирәли сәяхәт кыла торган Татарстан диңгезчеләре Татарстан әләмен Австралиягә тапшыра алмады һәм Сүәеш каналына курс алды.

Экипаж әгъзасы боцман Вил Сәгыйтов Instagram челтәрендә әләмне коронавирус аркасында тапшыра алмаулары турында язган.

Яхта экипажы Австралиядә яшәүче ватандашларга, Россия илчелегенә, шулай ук бушлай ризык һәм су биргән чик сакчыларына рәхмәт белдерде. «Һәм менә без, колакка кадәр җиткән елмаюлар белән, Сүәешкә курс тотабыз», — дип язган Сәгыйтов.

Татарстаннан өч кешелек экипаж белән «Милонга» җилкәнле яхтасы Казаннан 28 июльдә чыгып китте. Экипаж составында өч кеше: спорт мастеры, океанда йөзә торган яхта капитаны һәм Татарстанның җилкәнле спорт федерациясе каршындагы җилкәнле мәктәп җитәкчесе Алмаз Алиев, шулай ук капитан ярдәмчесе Илфат Миңнебаев һәм боцман Вил Сәгыйтов.

Экипаж үзенең дөнья тирәли сәяхәтен ТАССРның 100 еллыгына багышлый. Яхта бортында ТАССРның 100 еллыгы әләме урнашкан, ул дөньяның ун илендә булачак. Австралиягә килгәч, Җир тирәли сәяхәттә катнашучылар аны Аделаидада татар диаспорасына тапшырырга ниятләгән булган. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100