420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Хокук тәртибен күзәтеп торучы полиция хезмәткәрләре яныннан игътибарсыз узып китә алмады — республика җитәкчесе аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
ТР Президенты Зур концерт залына «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясау тантанасына килде. Бина фойесында ул ишек янында сакта торучы полиция формасындагы ике хатын-кызны күрде. Рөстәм Миңнеханов эш графигында берничә минут табып, хокук тәртибен саклау хезмәткәрләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.